Ильмира Нәгыймованың сеңлесенә 5нче такыр операция ясаячаклар
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймованың сеңлесенә 5нче такыр операция ясаячаклар

4 тапкыр операция ясаткан инде

Җырчы Ильмира Нәгыймова «подписчиклары»ның сорауларына җавап биргәндә бертуган сеңлесенең сәламәтлеге турында да әйтеп киткән. Бу хакта Интертат яза.

Ильмираның сеңлесе йөрәгенә 4 тапкыр операция  ясаткан икән. «Тиздән 5нче операция көтелә. Аның йөрәгендә электрокардиостимулятор», – дип җавап язган җырчы, якын кешесенең сәламәтлеге белән кызыксынучыга. 

Ильмира сеңлесе белән бик якын мөнәсәбәтләрдә. Гастрольләргә киткәндә, ул аңа тыныч күңел белән балаларын калдыра. «Балаларны бертуган сеңлем карый. Ул – аның төп эше кебек. Алар Чаллыда», – дип сөйләгән иде җырчы бу хакта «Интертат»ка.

Ильмира Руслан Кираметдинов белән аерылышып йөргән вакытта да сеңлесенең бик борчылуы, аның йөрәге белән проблемалары булуы хакында әйткән иде.

 


Нет комментариев