Гүзәл Уразованың улы нәрсәгә шатланган?
Йолдызлар

Гүзәл Уразованың улы нәрсәгә шатланган?

Инстачылар Самирга каникулларының күңелле үтүен тели

Җырчы Гүзәл Уразованың улы Самир өйгә бик сөенеп кайтып кергән. «Ура, минем каникуллар башланды», — дип шатлана ул.

«Котлыйм, улым. Самир 1 сыйныфны тәмамлады. Укытучыбыз Роза Рәшитовнага зур рәхмәт әйтәсебез килә. Укыткан, үз баласы кебек күргән өчен», — ди Гүзәл.

Җырчы Самирның Роза Рәшитовнага эләккәч, бик тырышып укый башлавы турында язган. Самирга башта укып китүе авыр булган, ә хәзер гел «4», «5» билгеләренә өлгереп бара икән.

Инстачылар Самирга каникулларының күңелле үтүен тели. «Тач әтисе малае булган икән бу»;

«Шундый чибәр, акыллы, күз тимәсен. Сез Илдар белән үзегезгә тартып торасыз, балаларыгыз да үзегезгә ошаган»;

«Җәй көне үзенә көч туплап, нык, таза булып, әти-әнисен куандырып, игелекле, инсафлы бала булып үссен»;

«Күздән яшьләр килә, безнең оныклар да шулай шатлана бит», — дигәннәр.

«1 сыйныфта билге куймыйлар бит. „4“, „5“ ле билгеләренә укый дигән буласың», — дип берсе әче теллеләнгән.

Чыганак: Интертат 

Фото: https://www.instagram.com/urazova_kids/ 


Нет комментариев