«И, бигрәк тәмлүшкә», «Пупсик, тьфу-тьфу», – дип сокланганнар виртуаль дуслары кечкенә Динәгә
Җырчы Гөлназ Асаева һәм Вильдан Шәмсетдиновларның зур шатлыгы бар. Аларның ун айлык кызлары Динә тәпи киткән. Кечкенә Динәнең куркып кына беренче адымнар ясаган видеосын Гөлназ социаль челтәрләргә куйган, дип яза "Интертат".
«Ой, булдыра. Хәерле сәгатьтә. Гел уңышлы юлда йөр, балакай»;
«И, бигрәк тәмлүшкә», «Пупсик, тьфу-тьфу», – дип сокланганнар виртуаль дуслары кечкенә Динәгә.
Сез дә карагыз әле. Тик «күз тимәсен» дип әйтергә онытмагыз.
Нет комментариев