Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Гөлназ Асаева тагын авырган: «Көннәр буе табибларга йөрим... Арыдым инде»

Бу юлы җырчыга «ике яклы гайморит» диагнозы куйганнар

Соңгы вакытта Гөлназ Асаева бик еш сәламәтлегенә зарлана. Баштарак ул даими баш авыртуы хакында сөйләгән иде. Бу арада гына, җырчының анализлары начар булу сәбәпле, ниндидер мөһим операцияcен күчерделәр, дип яза "Интертат".

Сторисларында Гөлназ тагын чирләп китүе хакында яза. Бу юлы җырчыга «ике яклы гайморит» диагнозы куйганнар.

Лор-табибтан чыкканнан соң ул: «Бүген бию белән шөгыльләнергә дә бармакчы идем әле. Тик миңа физик нагрузкалар ярамый икән. «Бер җиреңне кысып өйдә ят», – диделәр. Шуңа күрә өйгә кайттым. Коточкыч башым авырта.

Кыскасы, мин көннәр буе табибларга йөрим. Арыдым инде», – дип, видео төшергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев