Җырчыга операция ясау мизгелен туры эфирда күрсәткәннәр
Җырчы Гөлназ Асаева күзләренә операция ясаткан, дип яза "Интертат".
«Сәхнәдә чыгыш ясаганда мин беренче рәттә утыручыларны да күрми идем, аларны тоя гына идем. Күзлек тә, линзы да кимәдем», – дип уртаклаша Гөлназ операция алдыннан.
Җырчыга операция ясау мизгелен туры эфирда күрсәткәннәр, Асаева үзен яхшы хис итә. «Күзләрем операция вакытында авыртмады, күбрәк дулкынланганмын», – дип уртаклашты ул соңыннан.
Нет комментариев