Җырчы “бәби көтә” дигән имеш-мимешләр йөри
Эстраданың популяр җырчысы Гөлназ Асаева турында инде кайчаннан бирле “бәби көтә” дигән имеш-мимешләр йөри.
Гөлназ үзе бу хакта сөйләшергә теләми, чөнки бу – шәхси тема. “Әлбәттә, ирем Вилдан белән бала телибез. Ана булу бәхетен татыйсым килә. Аллаһы Тәгалә биргәч тә белерсез”, - дип җавап бирде безгә Гөлназ.
Гөлназга теләгенең чынга ашуын телибез!
Чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев