Гөлнара Тимерҗанова өченче тапкыр кияүгә чыга?
Йолдызлар

Гөлнара Тимерҗанова өченче тапкыр кияүгә чыга?

Гөлнара Тимерҗанова “Мин кияүгә чыгам” дигән җыр яздырган

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова “Мин кияүгә чыгам” дигән җыр яздырган. Җырчы яңа җырына клип та төшереп өлгергән. “Утсыз төтен булмый”, ди. Ни өчен мондый җыр җырлавын Гөлнараның үзеннән сорадык, дип яза "Шәһри Казан".

-    Гөлнара, ни өчен нәкъ менә шушы темага җырларга булдың?

-    Тапталмаган тема бит. Туй турында җырлар күп, ә кияүгә чыгу турында җырлар бик сирәк.

-    Өченче тапкыр кияүгә чыкмыйсыңдыр бит?

-    Бу җыр юкка гына язылмады, билгеле. Чыгачакмын! Ләкин бу юлы шәхси тормышымны сер итеп калдырачакмын. 

“Мин кияүгә чыгам” җырының авторлары – Роза Мостафиева белән Рәсим Рахматуллин. Клип июль аенда чыгар дип көтелә. 


Нет комментариев