Ике сәгать ярым операция ясаганнар
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев кабат пычак астына кергән – аягына операция ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте, дип яза Ватаным Татарстан.
– Котылдым, дуслар! Ниһаять, көтеп алынган операциямне Уфада ике сәгать ярым ясадылар. Зур рәхмәт Уфа табибларына, — ди җырчы.
Операциягә керүе турында Фирдүс әнисенә дә, хатынына да әйтмәгән. Әнисеннән әлеге гамәле өчен ачуланмавын сорый ул. Фирдүс яңа гына пычак астыннан чыкса да күңеле көр, тиздән «бомбовый» концертлар булачагын вәгъдә итә.
Фирдүс Тямаевның ике ел элек шул ук аягына Германиядә ясаткан операцияcе бик үк уңышлы булмаган. Бу юлы ул Уфа табибларына мөрәҗәгать итәргә булган.
Нет комментариев