Фирдүс Тямаев чит ил машинасыннан өч тәгәрмәчле мотоциклга күчеп утырган
Йолдызлар

Фирдүс Тямаев чит ил машинасыннан өч тәгәрмәчле мотоциклга күчеп утырган

Мотоцикл алу җырчының образын да тулысынча үзгәрткән

Фирдүс Тямаев чит ил машинасыннан 3 тәгәрмәчле мотоцикл-трайкка күчеп утырган. Мотоцикл алу җырчының образын да тулысынча үзгәрткән – курткасы байкерлар стилендә, шлемын да онытмаган. Шушы образында, «Татарлар» җырын кычкырып җырлатып, Тямаев Татар конгрессына әңгәмәгә килгән, дип яза "Интертат".

«Дуслар, карагыз әле Фирдүсне! Әстәгъфирулла, нинди мотоцикл белән», –  дип, конгрессның мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи видеоны социаль челтәрләрдә күрсәтә.

«Килешеп тора бит үзенә», «Фирдүскә ничек тә килешә! Гади, туры!», «Исән-сау йөрергә язсын, ут булган бу», – дип шәрехләгәннәр Тямаевың образын видеоны караучылар.

 


Нет комментариев