Фирдүс Тямаев «Татарлар», «Туган тел» җырларына флешмоб башлап җибәрде
Йолдызлар

Фирдүс Тямаев «Татарлар», «Туган тел» җырларына флешмоб башлап җибәрде

Видеога комментарий калдыручыларның күбесе Фирдүс Тямаевны хуплаган

Фирдүс Тямаев туган авылы Түбән Норлат халкы белән бергә «Татарлар» һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә иҗат ителгән җырларын башкарып,  флешмоб башлап җибәрде.

«Старт дәвам итә. Катнашыгыз. Сезне бүләкләр көтә», — диелгән җырчының Инстаграм аккаунтында

Видеога комментарий калдыручыларның күбесе Фирдүс Тямаевны хуплаган. Язылучылары «Молодцы», «Шәп флешмоб», «Данир Сабиров әйтмешли, Норлат башлыгы диярсең. Чыгып баскан, молодец. Тямаев, син булдырасың», — кебек комментарийлар калдырган. 

Чыганак: Татар-информ

 

 


Нет комментариев