Элвин Грейның азан әйтүен ошатмаганнар
Йолдызлар

Элвин Грейның азан әйтүен ошатмаганнар

Элвин Грей шушы көннәрдә «Әр-Рәхим» мәчетендә булган

Элвин Грей шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килүче «Әр-Рәхим» мәчетендә булган, дип яза "Интертат".

Җырчы аның традицион исламга лаеклы бүләк һәм республиканың яңа истәлекле урыны булачагы турында әйтә. «Мәчет ачылган көнне беренче азан минем тавыш белән яңгыраячак. Минем өчен бу зур дәрәҗә!», — дип язган ул үзенең инстаграм челтәренә.

Инстачылар бу яңалыкны бик гаҗәпләнеп кабул иткән.

«Әстәгъфирулла», «Моргенштернны гына алып килеп әйттерик, булмаса. Сез берәр нәрсә тартасызмы әллә ул? Башкортстанда муллалар беткәнме әллә?»;

«И, Аллам, азан әйтү өчен күпме укырга кирәк. Кая бара бу дөнья»;

«Хәмер кулланучыларга азан әйттерү зур ялгышлык. Азан бит ул намазга дәшү. Чакырсын безнең Марсель Вәгыйзовны. Аның тавышына тиңнәр юк»;

«Оят бит бу», «Азан әйтүчегә махсус таләпләр бар. Кем уйлап тапкан моны?»

«Элвин, Исламда музыка — хәрам. Сезнең хак мөселманнар арасында абруегыз бик шикле һәм бик аз. Азанны аны лаеклы кеше әйтә. Ә сез андыйлар исәбенә кермисез. Ислам динен „артистлар“ белән бутау наданлык. Мәчет ул халыкны җәлеп итә торган бизнес-проект түгел. Үз эчендә иман булу да җитә», — дип комментарийлар калдырганнар.

Шулай ук бу яңалыкка шатланучылары, Элвин Грейны азан әйтүе белән котлаучылары да җитәрлек. 

Чыганак


Нет комментариев