Элвин Грей машинасы юлда туктап калган. Ни булган?
Җырчы вакытын бушка уздырмаган
Элвин Грей тәхәллүсен йөртүче җырчы Радик Юльякшин Башкортстанның Сибай шәһәренә барганда, машинасының бензины бетеп, юлда калган. Җырчы вакытын бушка уздырмый, махсус чара белән машинасының тәрәзәләрен юа.
«Шулай да була икән. Юлда заправка булыр дип уйлап бардым, ә заправка юк. Бензин бетте. Семен (администраторы – ИТ) күрше районга бензинга китте. Ә мин менә тәрәзәләр юам. Дуслар, машинагызга вакытында бензин салыгыз», – дип сөйли җырчы Телеграм-каналында куйган видеода.
«Хәзер ярты Башкортстан бензин алып киләчәк», – дип шаяртучыга «мин чыктым инде килергә» дип язган берәү.
«Машина йөртүчеләр шаккатыр инде, аларны Элвин Грей үзе туктатса», – дип комментарий калдырган берәү.
Җырчының язылучыларының күпчелеге Семенның тизрәк бензин алып килүен һәм хәерле юл теләгән.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев