Элвин Грей Казанда җыелу пунктында мобилизацияләнгәннәр белән очрашты (ВИДЕО)
Йолдызлар

Элвин Грей Казанда җыелу пунктында мобилизацияләнгәннәр белән очрашты (ВИДЕО)

Фотоларда артист җыелу пунктында мобилизацияләнгәннәр белән бергә солдат палаткасында чәй эчә, гитарага кушылып җырлый

Танылган җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) Казанның өйрәнү үзәгендә җыелу пунктында мобилизацияләнгән ир-атлар белән очрашты. Очрашудан видеоны Башкортстан Калтасы районыннан хәрби Иван Воробьев куйган.

«Бүген Элвин Грей буларак танылган якташым Радикны Казанның өйрәнү үзәгендә мобилизацияләнгәннәр белән очрашуда күрүем көтелмәгән хәл булды. Фотога төштек, җырладык», - дип язган запастан чакырылган хәрби.

Фотоларда артист җыелу пунктында мобилизацияләнгәннәр белән бергә солдат палаткасында чәй эчә, гитарага кушылып җырлый.

Чыганак 

 


Нет комментариев