Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Элвин Грей кайбер концертларын күчерде

Җырчы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте

Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (ул күбрәк Элвин Грей тәхәллүсе белән билгеле) клип төшергән вакытта җәрәхәтләнү сәбәпле берничә концертын күчерде. Җырчы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Җырчы урнаштырган кадрларда ул идарә иткән автомобильнең әйләнеп каплануын күрергә мөмкин.

«Аңлавыгызны һәм кичерүегезне сорыйм! Дуслар, сезгә шуны әйтергә мәҗбүрмен – клип төшергән вакытта көтелмәгән хәл килеп чыкты. Концертлар графигына төзәтмә кертергә туры киләчәк», - дип хәбәр итте ул.

Җырчының гастрольләр графигында киләсе концерт – 7 апрельгә (Самара), алдагысы 9 апрельгә (Ульяновск) билгеләнгән.

31 мартта һәм 1 апрельдә Элвин Грей Чаллыда концертлар белән чыгыш ясады.

«Берничә концертны күчерергә туры киләчәк. Уңайсызлык тудырганым өчен гафу үтенәм, мине аңларсыз дип өметләнәм», - дип язган җырчы.

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев