Данир Сабировның хатынына операция ясаганнар
Миләүшәгә сәламәтлек телибез
Җырчы, пародия һәм юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә операция кичергән, дип яза "Шәһри Казан".
«Операция уңышлы узды, 2,5 сәгать дәвам итте. Берничә сәгать интенсив терапия бүлегендәге палатада ятып тордым. Хәзер үз аякларымда палатама кайттым. Ашыйсым килми, су гына эчеп торам. Авыртуны тоймадым дип әйтмим, ләкин түзәрлек. Өйгә кайтасым килә», – дип язган Миләүшә социаль челтәрдә.
Миләүшәгә сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев