Данир Сабировның хатынына 2,5 сәгать буе операция ясаганнар
Йолдызлар

Данир Сабировның хатынына 2,5 сәгать буе операция ясаганнар

Операция уңышлы узган

Артист Данир Сабировның хатыны, концерт администраторы Миләүшә Сабировага операция ясаганнар. Бу хакта Интертат язып чыкты.

«Операция уңышлы узды, 2,5 сәгать дәвам итте. Берничә сәгать интенсив терапия бүлегендәге палатада ятып тордым. Хәзер үз аякларымда палатама кайттым. Ашыйсым килми, су гына эчеп торам.  Авыртуны тоймадым дип әйтмим, ләкин түзәрлек», – дип сөйләгән ул үзенең сторисларында. Кайсы җиренә  ясатуын хәбәр итмәгән.

Миләүшәнең тизрәк тернәкләнеп, аякка басуын теләп калабыз. 

Фото: © социаль челтәрләр

 


Нет комментариев