Бабек Мамедрзаев Элвин Грейны судта җиңгән
Бабек инстаграмында билгеләп үткәнчә, хәзер ул бәйсез артист
Казах җырчысы Бабек Мамедрзаев Elvin Grey Music музыкаль лейбы белән контракт нигезендә эшләде. «Ул үзенең иҗади эшчәнлеген башлау өчен лейблдан китәргә карар кылгач, музыка компаниясе аңа каршы төшә. Бабек Мамедрзаевның адвокатлары лейблга судка биргән. Суд бер елдан артык дәвам иткән һәм ул аны җиңеп чыккан», – дип яза vesti.az порталы.
Бабек инстаграмында билгеләп үткәнчә, хәзер ул бәйсез артист.
«Аллаһка шөкер, бу юлны лаеклы рәвештә ерып чыктым. Күп сүзләр сөйлисем килми, чөнки ике ел инде мин сезгә шушы сүзләрне әйтәсем килде: «Бу көннәрдә яңа җыр кертәсем килә, көтәсезме?» – дип язган Бабек социаль аккаунтында.
vesti.az порталы әйтүенчә, җырчы хәзер Elvin Grey Music лейблыннан тыш яңадан җырлар иҗат итү белән шөгыльләнә алачак. «2016 елда Бабек Мамердзаев Elvin Grey Music әйдәп баручы яздыру компаниясе белән килешү төзи, һәм әлеге студия командасы белән бер ел эчендә гастрольләр белән 150дән артык шәһәрне урап чыга», – дип язалар порталда.
Бабек Мамедрзаев Казахстанның Шымкент шәһәрендә туган. Казахстан милли сәнгать академиясен тәмамлаган. Академияне тәмамлаганнан соң җырчы Казахстанда популяр The Magic Of Nomads музыкаль коллективында вокалист булып чыгыш ясый һәм БДБ илләре буенча гастрольләрдә йөри.
Халык җырчыны котлап язган: «Мөстәкыйль иҗат юлыңда яңа хитлар булсын», «Барысы да бу мизгелне көтте», «Аллаһы Тәгалә сезне, сезнең тормыш юлыгызны сакласын», «Гаделлек бар икән дөньяда», «Без сагындык сине. Нигә талантлы җырчыларга җырларга ирек бирмиләр икән? Талантлыларның тавышы да, ишетү сәләте дә бар, аларга фонограмма да кирәкми», – дип язганнар.
Җырчы тамашачыларга рәхмәт әйткән.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев