Рәхәтләнеп керер идем ди
Азат Фазлыев инстачыларга үзе белән әңгәмә тәкъдим иткән. «Бу интервьюны карап чыксагыз, мине яхшы беләчәксез. Ихлас җавапларым сезнең күңелегезгә хуш килер дип ышанам», — дип язган җырчы.
— Өч сүз белән үзеңә характеристика бир.
— Тырышлык, максатым, үҗәтлек бар.
— Өч тискәре сыйфат?
— Ялкаулык, кирелек бар, кайвакыт эшне сузам.
— «Невидимка» га әйләнсәң, кая барырга теләр идең?
- Самолетның очучы бүлмәсенә керер идем. Президентларның йортларын карар идем. Нинди матурлык, ничек эшләнгәнен карар идем. "Невидимка" булсам, рәхәтләнеп кереп, карап йөрер идем.
- Нинди билгеле шәхес белән күрешеп сөйләшеп утырыр идең?
- Габдулла Тукай белән сөйләшеп утырыр идем. Яп-яшь егет татар дөньясына үз өлешен кертеп калдырган кеше белән сөйләшеп утырасым килә.
- Нәрсәдән куркасыз?
- Мин берничә әйбердән куркам. Якыннарым өчен куркам, авырый күрмәсеннәр. Ялгыз картлыктан куркам. Авылдагы нигезебезнең йозакка бикләнүеннән куркам.
Нет комментариев