«Барысы да яхшы, гайбәтләргә ышанмагыз»
Мобилизациягә эләккәч Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәновны белмәгән кеше юктыр инде хәзер. Мизгел эчендә популярлашкан, үзе – интернет йолдызына, ә җыры илдәге вазгыятьнең символына әверелгән егетнең язмышы белән халык даими кызыксынып тора, дип яза "Интертат".
Соңгы көннәрдә Артур турында «һәлак булган, элемтәгә чыкмый икән» ише имеш-мимешләр таралган иде. «Интертат» хәбәрчесе Артурның хәлләрен белешеп язды.
«Минем белән барысы да әйбәт, зур рәхмәт! Борчылмагыз, төрле гайбәт сүзләргә ышанмагыз», – диде ул безгә.
Артурның исән-имин әйләнеп кайтып, халыкны башка яңа җырлары белән дә сөендерүен телибез.
Нет комментариев