Алсу-Азат Фазлыев кызларының исемен әйтте
Йолдызлар

Алсу-Азат Фазлыев кызларының исемен әйтте

"Кызыбызга ак бәхетләр телим",- дип язган Алсу инстаграмга

Алсу Һәм Азат Фазлыевларны бүген бәби таптыру йортыннан чыгарганнар. Бәхетле әти-әни сабыйга Зифа дип исем кушкан.

"Безнең Азат белән исемнәребез кыска, дүрт хәрефле. Кызыбызга да шундый исем сайларга булдык. Сез тәкъдим иткән исемнәр арасында матурлары бик күп. Сабыебызга туры килгәне -Зифа.

Кызыбызга ак бәхетләр телим. Зифа, кара чәчле курчагыбыз безне",- дип язган Алсу инстаграмга.

Чыганак


Нет комментариев