Алия Карачуринага Ришат Төхвәтуллин бик матур сюрприз ясаган
Йолдызлар

Алия Карачуринага Ришат Төхвәтуллин бик матур сюрприз ясаган

Язылучылар да Алиядән ким сөенмәгән бу бүләккә

Алия Карачуринага Ришат Төхвәтуллин искиткеч матур сюрприз ясаган – хатынына әллә ничә бәйләм кып-кызыл роза чәчәкләре бүләк иткән. Чәчәк букетлары шундый күп, алар ярты бүлмәне тутырып тора. «Ришат, шаккатырдың», – дип яза социаль челтәрләрдә бәхеттән балкыган Алия.

Язылучылар да Алиядән ким сөенмәгән бу бүләккә. «Искиткеч, бу чәчәкләр яныннан китеп тә тормыйсыңдыр», «Чынлап торып гашыйк ир-ат кына эшли ала моны», «Миллион роза бардыр монда», «Ришат чын ир-ат икән», – дип язалар һәм аның гел шулай бәхеткә күмелеп яшәвен теләгән алар.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев