Язмышлар

Иж-Бәйкидә янгын чыгып сиксән сигез яшьлек картның гомере өзелде

Бүген иртән Иж-Бәйки авылында Набережная урамындагы бер йорт яна.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут телләре йортны камап алган була инде. Йорт хуҗасы – 88 яшьлек картның да гомерен саклап кала алмыйлар.

Янгынның сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзек булмавы.

Сүз уңаеннан: узган ел да әлеге хуҗалыкта шундый күңелсез хәл була. Ул вакытта бабайның мунчасы яна.

Гомумән, ел башыннан Әгерҗе районында дүрт янгын булды, аларда өч кешенең гомере өзелде.


Нет комментариев