Бәйгегә республика гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиа командалары катнаша ала
Татарстанда «Ялкын» мәктәп медиасы беренче республика патриотик фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Проектның төп максатлары — яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәпләрдә медиаүзәкләрне үстерү.
Бәйгегә республика гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиа командалары катнаша ала. Алар төрле форматларда чыгыш ясарга мөмкин: басма матбугат (газеталар, журналлар), радио һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка медиаюнәлешләр. Катнашучыларның яше – 12дән 18 яшькә кадәр.
Эшләр ике төп номинация буенча бәяләнәчәк: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы».
Фестивальгә кагылышлы барлык актуаль мәгълүмат «Ялкын» журналының сайтында һәм социаль челтәрләрдә, шулай ук фестивальнең рәсми Telegram-каналында – @mediafestyalkin урнаштырылган. Катнашу өчен махсус онлайн-форманы тутыру таләп ителә.
Нет комментариев