Ярыш дәрте белән яна җитмеш яшьлек өлкәннәр дә
Яшьләре алтмыш-җитмештән узса да, алар Әгерҗедә узган район Сабан туенда яшьләрнең борыннарына “чиерттеләр”
ИЛЛЕ БИШ ЕЛ ҖАЙДАК РОЛЕНДӘ
Әгерҗедә Сабан туенда ат чабышлары вакытында җанатарлар иң өлкән – 67 яшьлек Әнәс КӘРИМОВ һәм иң кечкенә – 9 яшьлек Данис Салихов өчен көч бирделәр. Ат чабышларын Әнәс абыйдан башка күз алдына да китереп булмый. 55 ел җайдак ролен үти ул. Һәм нинди генә атта узышса да, һәрвакыт призлы урыннарда килә.
Быелгы Сабан туенда өлкән шәһәрдәшебез Яңавылдан токымлы атлар асраучы Айрат Муллахмәтовның Ханбикә кушаматлы атын иярләде. Һәм алар икенче урын алдылар.
– Тузаннар туздырып җилдән җитез очуның тәмен минем кебек ат белән "җенләнгәннәр" генә аңлый шул, – диде Әнәс абый, хис-кичерешләре белән уртаклашып.
Яше җитмешкә таба барса да, яшьләр кебек үк җитез ул.
– Моңа минем җиңел гәүдәле булуым да ярдәм итәдер. Авырлыгым 55 кило гына. Ат өстендәге җайдак җиңел гәүдәле булырга тиеш, – ди ул.
Ат яратучы яшь дуслары аны "бабай" дип йөртәләр. Ул аларга киңәшләр бирә, өйрәтә дә. Чөнки гомере буе атлар арасында "яшәгән" Әнәс абыйның башкалар белән уртаклашырдай тәҗрибәсе зур. Ул әле дә Кече Пурга районындагы бер эшмәкәрдә атлар тәрбияли. Ә анда кадәр араны Сабан туенда ат чабышында бүләк ителгән тимер аты – велосипедта үтә.
– Сәпидемә 20 елдан артык инде. Әмма ул әле дә миңа хезмәт күрсәтә. Истәлекле бүләк, кадерләп саклыйм, – ди.
Шулай ук 1975 елда Кырынды Сабан туенда ат чабышында беренчелекне яулаган өчен бирелгән "Рекорд" радиосы да күп еллар хезмәт күрсәтә. Ул вакытта атка да зур бүләк – җигү кирәк-яраклары җыелмасы бирелә.
– Атлар – минем тормышым. Миңа алар янында рәхәт. Гомер булса, киләсе елларга да атта чабу турында хыялланам. Әле быелгы Сабан туйлары да тәмамланмады. Димәк, ат чабышлары да дәвам итә, – ди ветеран шәһәрдәшебез.
АЛТМЫШТА ДА ГЕР "ЧӨЯ"
Кичкетаңда туып үскән Җәүдәт БАТЫРОВның туган авылында һәм Әгерҗедә узган Сабан туйларында катнашмый калган елы юк. Җәүдәт абыйга 61 яшь. Ә ул һаман мәйданда әле. Малай вакыттан келәмдә бил алышкан ул. Авыл Сабан туйларының алыштыргысыз көрәшчесе булган. Күп тапкырлар баш батыр булып калган һәм милли бәйрәмнең төп символы тәкә белән бүләкләнгән. Армиядән кайткач көрәш белән бергә гер күтәрү белән дә шөгыльләнә башлаган. 32 килолы герне утыз-кырыгар тапкыр "чөеп" беренче урыннарны яулаган. Җәүдәт абыйга хәзер дә күз тимәсен! Келәмдә бил алышмаса да, гер күтәрүне ташламый әле ул. Быел әлеге спорт төрендә Кичкетаңда икенче урын алган. Әгерҗедә 32 килолы герне күтәреп сигез әйләнеш ясаган Җәүдәт абый, үзенең уллары кебек яшь егетләрдән генә калышып, өченче урынга ия булды.
– Сабан туе якынлашкан саен күңел ярсып, җилкенә башлый. Тормыш иптәшем: "Булды, җитте", – дисә дә мәйданга ашкынам. Ярышта катнашканнан соң күңел тынычланып кала, – ди якташыбыз.
УТЫН КИСӘ, СУ ТАШЫЙ
72 яшьлек Рәмзия СИБГАТУЛЛИНА да ел саен туган якларында узучы Сабан туйларын көтеп ала. Күп еллар Кече Пурга районының Пугачево бистәсендә яшәсә дә, туган Нарат авылына якын Девятерняда, Әгерҗедә уза торган милли бәйрәмнәрне калдырмый. Туганнары, яшьлек дуслары, авылдашлары белән очрашып кына калмый, уеннарның үзәгендә кайный.
– Девятерняда көянтәгә сулы чиләкләр асып узыштым, чүлмәк ваттым, кул пычкысы белән утын кистем. Туган яктан бик күп истәлекле бүләкләр белән кайттым, – ди Рәмзия апа.
Әгерҗедә дә иртүк уеннарга язылып куйган ул. Яшьләр белән бер сафта су да ташыды, кашыкка йомырка салып та йөгерде, утын да кисте.
– Мин Сабан туеннан яшәреп, канатланып, дәртләнеп кайтам, – ди әлеге өлкән яшьтәге якташыбыз.
Ә бүләкләргә килгәндә, аларны үзендә дә калдыра, балаларына да өләшә. "Әни бүләге аеруча кадерле була ул", – ди.
Бу өлкән райондашлар, якташлар үзләренең активлыклары, тырышлыклары һәм осталыклары белән яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Киләсе елга да Сабан туе мәйданда сыналырга язсын аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев