9 февральдә әгерҗелеләр илебездәге меңләгән спорт сөючеләр кебек үк "Россия чаңгы юллары-2018" ярышлары кысаларында үзләрен сынаячаклар. Әгерҗедә спорт бәйрәме "Орешник" паркында уза. Җомга көнне ял паркы үзенә җитәкчеләрне, хезмәт коллективларын һәм укучыларны җыячак. 13.00 сәгатьтә чаңгы базасы янында катнашучыларны теркәү башлана. 13.30 сәгатьтә стартка хатын-кызлар баса. Алар 2-3 чакрымга узышалар....
9 февральдә әгерҗелеләр илебездәге меңләгән спорт сөючеләр кебек үк "Россия чаңгы юллары-2018" ярышлары кысаларында үзләрен сынаячаклар.
Әгерҗедә спорт бәйрәме "Орешник" паркында уза. Җомга көнне ял паркы үзенә җитәкчеләрне, хезмәт коллективларын һәм укучыларны җыячак.
13.00 сәгатьтә чаңгы базасы янында катнашучыларны теркәү башлана.
13.30 сәгатьтә стартка хатын-кызлар баса. Алар 2-3 чакрымга узышалар.
14.00 сәгатьтә ир-егетләр ярышалар. Алар биш чакрым дистанцияне үтәләр.
14.30 сәгатьтә - район хәрби комиссары Кубогына кышкы биатлон.
15.00 сәгатьтә чаңгы юлларына укучылар баса.
Авылларда да "Россия чаңгы юллары" ярышлары уздырыла. Барыгызны да әлеге спорт бәйрәмендә актив катнашырга чакырабыз. Ярышлар кысаларында ГТО нормасын тапшыру мөмкинлеге дә каралган.
Нет комментариев