Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Әгерҗедә Җиңү бәйрәме алдыннан “Өч буын йөзә“ дигән чара узды

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында “Өч буын йөзә“ исемле чара узды.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында “Өч буын йөзә“ исемле чара узды.

Йөзүдә 58 кеше катнашты. Бу сан очраклы сайланмаган иде. Ул илебездәге 13 Герой-шәһәр һәм 45 Хәрби Дан шәһәрләренә тәңгәлләштерелде. 6 яшьлек иң нәни катнашучыдан алып 69 яшьлек иң өлкәнгә кадәр 25 метр араны йөзеп узды. Соңыннан алар “Хәтер карта“сына Георгий лентасын беркеттеләр. Шулай итеп, символик төстә 58 шәһәрне куштылар.

Әлеге чара барышында һәр шәһәр турында мәгълүмат җиткерелде. Җиңү алып килгән һәр сугышчыга тирән хөрмәт һәм дан дигән сүзләр яңгырады.

“Өч буын йөзә“ чарасы алдагы елларда да Җиңү бәйрәме алдыннан уздырылачак, диделәр оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев