Әгерҗе спортчылары Урал Кубогы ярышларында катнашты
Спорт дөньясында

Әгерҗе спортчылары Урал Кубогы ярышларында катнашты

Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Екатеринбургта кул көрәше буенча Россия күләмендә узган “Урал кубогы“ ярышларында катнаштылар. 

Анда Екатеринбург, Свердлау өлкәсе, Төмән, Чиләбе, Татарстан – барлыгы 14 командадан спортчылар сыналды.  

Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Руслан Закировның шәкертләре дә пьедесталга күтәрелделәр. Рузилә Шаһиева, Батыр Чураев – беренче, Динар Гомәров – өченче, Святослав Тарасов – дүртенче, Алмаз Вәлиуллин бишенче урыннар алдылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары команда буенча икенче урынга чыктылар.  

 


Нет комментариев