Әгерҗе чаңгычысы Россия беренчелеге ярышларында җиңү яулады
Спорт дөньясында

Әгерҗе чаңгычысы Россия беренчелеге ярышларында җиңү яулады

Артем Главатскихка уңыш эстафетада елмайды

Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗе районын тәкъдим иткән чаңгычы егет Артем Главатских 19-20 яшьлек яшүсмерләр арасында узган Россия беренчелеге ярышларында катнашты.

Архангельск өлкәсендә узган эстафета ярышында Артем өченче этапта узышты һәм финишка икенче булып килде. Татарстан командасы эстафетада җиңүгә иреште. Артем Россия спорт мастеры нормативын үтәде.


Нет комментариев