Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Вирус корбаннарының гомуми саны 355кә җитте

Коронавирус йогышы тагын өч татарстанлының үлеменә сәбәп булган.

Республикада вирус корбаннарының гомуми саны 355кә җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

1931 һәм 1949 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1948 елда туган хатын-кыз вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән зарарлануның 51 очрагы ачыкланган. 

Чыганак


Нет комментариев