Тагын бер ир-ат узган тәүлектә вафат булган
Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 корбаны булган. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 291 кеше үлгән.
1950 елда туган ир-ат узган тәүлектә вафат булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нет комментариев