Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда ике телле сабый туган - табиблар аның язмышын хәл иткән

Белгечләр “ах” иткәннәр

Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсендә күкрәк баласының артык телен кисеп алу буенча операция ясаганнар. Бу хакта хастаханәнең инстаграмдагы рәсми аккаунты мәгълүматларына таянып, “Татар-информ” хәбәр итә. Табиблар әлеге хәлне, көтелмәгән борылышлы детектив триллер, дип бәяләгән.

Баксаң, бала әйбәт кенә үскән. Ашау, сулыш алу, йоклау мәсьәләләрендә бернинди дә кыенлыклар күзәтелмәгән. Әмма бер көнне әти-әнисе 2 айлык нарасыйның авыз куышлыгында, ашаганын кире чыгарганда, ниндидер ят әйбер күреп алган. Алар, куркуга калып, ДРКБ табибларына мөрәҗәгать иткән.

Табиблар баланың авыз ачып караган, әмма гайре табигый бер нәрсә дә тапмаган, Ләкин өстәмә тикшеренү вакытында нарасыйның йоткылык өстендә нәрсәдер барлыгы ачыкланган. Шуннан табиблар наркоз астында баланы тикшерергә карар иткән. Эндоскопик юл белән тикшергәндә, белгечләр, чыннан да, аңкау артыннан башланып, йоткылыкка кереп утырган “аяклы” әйбер күреп алганнар. Ә инде сузыбрак карагач, “аяк”та… чып-чын тел урнашканлыгын аңлап, “ах” иткәннәр. Нарасыйның икенче телен шундук кисеп алып, морфологик тикшеренүгә җибәргәннәр. Тикшеренү нәтиҗәләре аяклы нәмәрсәкәйнең, чыннан да, тел тукымаларыннан торуын раслаган. ДРКБның лор-табиблары медицина китапларын бик озак актарганнан соң гына сирәк очрый торган аномалиягә (хористия дип атала) тап булганлыкларын аңлаганнар.

Хастаханәнең лор бүлеге мөдире Елена Лучкина аңлатып үткәнчә, “аяклы” тел алга таба үсеп, балага сулыш алырга комачаулый башлаган булыр иде. Әти-әнисенең игътибарлылыгы һәм табибларның осталыгы нарасыйга киләчәктә бик зур күңелсезлекләрдән һәм хәтта үлемнән дә котылып калу мөмкинлеге биргән.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев