Татарстанда Covid-19 чирен тагын 114 кеше йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 чирен тагын 114 кеше йоктырган

Татарстанда ковидтан барлыгы 1 995 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 114 очрагы ачыкланган. 74 кеше хастаханәгә салынган, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.

Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 вирусын 150 426 кеше эләктергән. Шуларның 145 754е инде терелгән, шул исәптән 89ы – соңгы тәүлек эчендә.

Инде бер атнадан артык төбәктә үлем очраклары теркәлми. Татарстанда ковидтан барлыгы 1 995 кеше вафат булган.

Чыганак 


Нет комментариев