Бүләкләү дә каралган
Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә быел беренче тапкыр йөклеләр көнен билгеләп үтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә. Бу хакта Татар-информ яза.
«Умиление» гаилә, ана һәм балачак үзәге оештырган бәйрәмдә табиб-акушерлар бүләкләнәчәк. Моннан тыш, йөкле хатыннар арасында призлар уйнатылачак, шулай ук булачак әниләр доула белән практик дәрескә бара һәм арт-терапевт белән шөгыльләнә алачак.
Казанда бәйрәм 6 октябрьдә 15.30 да Чуйков урамындагы 1 нче номерлы хатын-кызлар консультациясендә узачак.
Быел йөклеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан чаралар шулай ук 6 һәм 7 октябрьдә Ютазы районында Урыссу үзәк район хастаханәсе каршындагы Хатын-кызлар консультациясендә һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә узачак.
Чарада катнашу өчен 8-967-373-76-00 телефоны буенча WhatsApp-ка язарга кирәк.
Нет комментариев