Табиб төнлә эшләүнең зыянын әйтте
Сәламәтлек

Табиб төнлә эшләүнең зыянын әйтте

Табиб сүзләренчә, төнлә эшләүнең гомуми җитешсезлеге – көндез йоклау

Табиб төнлә эшләү зыянлы булуын әйткән. Табиб сүзләренчә, төнлә эшләүнең гомуми җитешсезлеге – көндез йоклау. Шуның аркасында организмда кортизол, инсулин, лептин, мелатонин һәм серотонин барлыкка килү процессы бозыла, дип яза Ленинград өлкәсе хәбәрләре сайты.

Бу исә даими стресс, артык ашап симерү, йөрәк-кан тамырлары авырулары, йокысызлык, арыганлык, психик тайпылышлар, либидо кимүгә китерә. Табиблар «сменалы эш» синдромы төшенчәсен дә куллана, дигән ул.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев