Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Су коенганда коронавирус авыруы иярәме?

Комлыкта ял итүнең куркыныч яклары бар

Су аша коронавирус авыруы ияртү мөмкин түгел. Ләкин комлыкта ял итү кеше күп җыелу белән куркыныч. Биредә социаль дистанция дә, шәхси саклану чаралары да булмый. Бу турыда Видно район клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Сулыкта коенганда коронавирус ияртү мөмкин түгел. COVID-19 вирус кешедән-кешегә һава-тамчы юлы белән күчә. Аның су аша күчүен күрсәткән дәлилләр бүгенге көндә юк», — дигән хастаханәнең табиб-инфекционисты Светлана Малиновская.

Ләкин комлыкта ял итүнең куркыныч яклары бар. «Сез комлыкта битлек яки перчатка киеп кызынучы кеше күрмәссез. Комлыкка урнашу өчен җир кисәге өчен көрәштә социаль дистанция саклау кирәклеге турында бөтен кеше оныта», — ди табиб.

Кешеләр сәүдә һәм туклану зоналарында, чишенү-киенү урыннарында күпләп җыела, коронавирус таралу өчен уңайлы шартлар тудыра, дип аңлатканнар ведомствода. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев