Иң төп кагыйдә – әти-әнинең бәхетле булуы
Гаилә психологы, дини белемле сексолог Һава Шәйдуллина рухи яктан сау-сәламәт бала үстерү өчен иң мөһим кагыйдәне әйтте.
«Иң төп кагыйдә – әти-әнинең бәхетле булуы. Әгәр алар бәхетле түгел, проблемаларга баткан һәм аларны чишә алмый икән, димәк, алар балага ярдәм итә алмый. Ә әти-әни балага терәк булырга тиеш. Бала алар янына килеп, борчулары белән уртаклашып, сыену табарга тиеш», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев