Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча яңа максимум теркәлгән

Әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 214 485кә җитте

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясеннән 936 кеше вафат булган, бу – яңа максимум. РИА Новости агентлыгы оператив штаб мәгълүматларына таянып шул хакта хәбәр итә.

Аерым алганда, Мәскәүдә – 71, Санкт-Петербургта – 55, Свердловск өлкәсендә 46 кешенең гомере өзелгән. Моннан алдагы рекорд (929) 6 октябрьдә теркәлгән иде, кичә 924 кешенең вафат булуы хакында хәбәр ителде. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 214 485кә җитте.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда коронавирус инфекциясен 236 миллионнан артык кеше йоктырган, ә Джонс Хопкинс Университеты исәпләүләре буенча аларның саны 237 миллионга якынлашып килә; 4,8 миллионнан артык пациент якты дөнья белән хушлашкан. АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә вазгыять аеруча катлаулы. Россия бу исемлектә бишенче урынны били.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев