Районның баш педиатры ата-аналарга мөрәҗәгать итте
Сәламәтлек

Районның баш педиатры ата-аналарга мөрәҗәгать итте

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз

Әгерҗе районының баш педиатры Ксения Мифтахова ютәл, борын томалану, тамак авырту, тән температурасы күтәрелү кебек симптомнар барлыкка килгәндә, фильтрга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.

- Баланың температурасы 38 градустан югары булса, табибны өйгә чакырырга киңәш итәбез, - ди Ксения Мифтахова. - Тагын бер үтенеч: үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, антибиотиклар кабул итмәгез, аларны балага бирмәгез. Антибиотикны табиб кына билгеләргә мөмкин.

Температура 38 градустан югарырак булып, тын кысылса, сатурация 94-95 проценттан кимрәк булса, өлкәннәргә дә ашыгыч ярдәм чакырырга тәкъдим ителә.


Нет комментариев