Районда коронавирус буенча взгыятькә аңлатма бирделәр
Максат бер – коронавирус таралуны киметү
Район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендә коронавируска каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Аның эшендә медицина һәм Роспотребнадзор белгечләре, полиция, мәгариф, социаль хезмәт, даруханәләр системалары вәкилләре катнашты.
– Без бүген коронавирус инфекциясенә каршы профилактик эшне көчәйтү, бу өлкәдәге проблемаларны ачыклау максатыннан җыелдык. Ниятебез бер – коронавирус таралуны киметү, – дип башлады утырышны үтте Азат Вәлиев.
– Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә пандемия игълан ителү белән башка медицина учреждениеләрендә кебек үк, бездә дә халыкны планлы төстә кабул итү туктатылган иде. Көндезге стационар да эшләмәде. Медицина хезмәткәрләренә кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бурычы йөкләнде. Хәзерге вакытта бу ике юнәлеш тә кабат торгызылды, диспансерлаштыру һәм профтикшеренү яңартылды, – дип хәбәр итте үз чыгышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников.
Баш табиб коронавирус пандемиясе белән бәйле башка яңалыкларга да тукталды.
– Чикләүләр кертелү белән балалар һәм зурлар поликлиникаларында “фильтрлар” барлыкка килде. Аларның эшен оештыруда җитешсезлекләр булуын без үзебез дә яхшы аңлыйбыз. Әмма шунысы бәхәссез: бу “фильтрлар” яңа COVID-19 корнавирус инфекциясе, ОРЗ, ОРВИ билгеләре булган авыруларның башкалар белән бәйләнешен булдырмау максатыннан булдырылды. Балалар поликлиникасында барлык таләпләргә туры килә торган яңа “фильтр” булдыру буенча эш алып барыла, дип дәвам итте баш табиб.
Сүз уңаеннан: 1 октябрьдән зурлар поликлинасындагы “фильтр” 9-16 сәгатьләрдә эшли (12-13 сәгатьләрдә төшке ял). Кан тапшыру өчен лаборатория (14нче кабинет) 7-9 сәгатьләрдә эшли. Кан тапшыру өчен табиблар аша электрон рәвештә алдан язылырга кирәк. Лабораториягә поликлиника аша керү мөһим.
Эдуард Овчинников коронавирус диагнозы куелган пациентларның санына да тукталды.
– ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган саннар күрсәткәнчә, бүгенге көндә безнең районда 15 очрак исәпләнә. Пациентларның барысы да – зурлар. 13 кеше савыкты, 1се дәвалану уза, 1 үлем очрагы бар. Әлеге саннар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урын алган. Әмма алар Роспотребнадзор мәгълүматлары белән тәңгәл килми, – диде ул. – Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар санына килгәндә, узган ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. 2019 елның 9 аенда 260 очрак булган булса, быел 390 очрак теркәлде. Үсеш – 34 процент.
Халыкта авыруларны госпитализацияләү мәсьәләсенә кагылышлы сорауларның күп булуы да мәгълүм.
– Бүгенге көнгә булдырылган маршрутизация буенча без авыруларны Алабуга госпиталенә озатабыз. Ул 80 авыруга исәпләнгән. Безнең районнан тыш, анда авыруларны Менделеев, Мамадыш районнарыннан, Алабуганың үзеннән алып киләләр. Тиешле күрсәткечләр булган очракта госпитальгә салалар. Сентябрьдә безнең районнан 36 пациентны салдылар, калганнары дәвалануын өйдә дәвам итте, – диде Эдуард Вильевич.
Медицина өлкәсенә кагылышлы проблемалар арасында күп вакыт даруханәләрдә кирәкле препаратларның булмавы да аталды.
– Күпләр авырып киткән очракта кая барырга, ни эшләргә кирәклекне белмиләр. Шуңа күрә белешмәлекләр булдыру һәм аларны коллективларда тарату да зарур, – диде Азат Рөстәмович.
Роспотребнадзорның Алабуга, Әгерҗе, Менделеев районнарындагы территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Рәйсә Гыйсмәтуллина чыгышыннан күренгәнчә, пандемия чорында коронавирус расланган очраклар – 27.
– Алар арасында бүгенге көндә медицина күзәтүе астында булганнары юк, – диде ул. – Безнең оешма белгечләре тарафыннан объектларга рейдлар дәвам итә. Алар барышында маска кию, кулларны махсус эремә белән эшкәртү, бактерицидлы лампалар куллану, термометрия кебек таләпләрнең ничек үтәлеше тикшерелә. Таләпләр үтәлсен өчен оешмаларга күрсәтмәләр бирелә. Алар үтәлмәгән очракта без административ җаваплылыкка тартырга мәҗбүр булабыз.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә эшнең барлык санитар-гигиеник таләпләрне күз уңында тоткан хәлдә дәвам итүен билгеләп үтте.
– Соңгы вакытта педагоглар һәм укучылар арасында ОРВИ белән авыручыларның саны кимүе күзәтелә, – диде җитәкче.
“Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина хәбәр итүенчә, “Демография” проекты буенча сентябрь аеннан 65 яшьлек һәм өлкәнрәк райондашларыбызны поликлиникага медицина күзәтүе узарга алып килү эше яңартылган.
– Маскалы режим дәвам итә. Сәүдә урыннарында, башка учреждениеләрдә санитар-гигиеник таләпләрне үтәүне контрольдә тоту буенча полиция хезмәткәрләре, Роспотребнадзор һәм район хакимияте вәкилләре катнашында рейдлар уздыру көчәйтелә. Һәркайда социаль дистанцияне саклау, 65 яшьтән узган райондашларыбызның мөмкин кадәр өйдә калуы кебек кагыйдәләрне үтәүгә дә тиешле игътибар бирергә чакырабыз, – дип тәмамлады утырышны коронавируска каршы көрәш штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев