Район хастаханәсенең баш табибы халыкка мөрәҗәгать итте
Сәламәтлегегезне берүк саклагыз!
Әгерҗе үзәк район хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников омикрон йоктырып, куркыныч авыруның күңелсез нәтиҗәләрен булдырмас өчен райондашларыбызны коронавируска каршы прививка ясарга чакырды.
Яңа штамм инфекция белән авырый башланганчы, хәзердән үк вакцина ясау хәерлерәк, моңа бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга игътибар итәргә кирәк, диде ул.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 200 млн га якын кеше Россия вакциналары белән прививка куйдырганнар инде, бу күрсәткечнең 2 миллионга якыны - татарстанлылар.
Исегезгә төшерәбез, Әгерҗе районына вакцина кайтару тотрыклы бара. Үзәк хастаханәнең кабул итү бүлегендә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында прививка куйдырырга мөмкин. Шулай ук вакцинация пунктлары поликлиникаларда, авыл ФАПларында һәм амбулаторияләрдә дә эшли. Предприятиеләргә һәм оешмаларга чыга торган бригадалар да оештырылды.
Шулай ук Эдуард Вильевич Әгерҗе үзәк район хастаханәсендә регистратура номеры алышынуын да искәртте. Хәзер халык 2-69-22 номерына шалтырата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев