Район хакимиятендә коронавирус белән бәйле вәзгыять хакында сөйләштеләр
Проблемага анализ ясалды
Коронавируска каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында районда пандемия белән бәйле вәзгыятькә анализ ясалды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина хәбәр иткәнчә, мәгариф учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше һәрчак ныклы контрольдә тотыла. Бүлмәләр график нигезендә җыештырыла, термометрия, укучыларның үзләре беркетелгән сыйныф бүлмәсендә генә укуы кебек таләпләр дә тайпылышсыз үтәлә.
– Шушы көннәрдә мәгариф учреждениеләренә тагын 91 зарарсызландыру лампасы кайтартылса, бу яклап та проблема хәл ителәчәк, бөтен учреждениеләр дә әлеге прибор белән тәэмин ителәчәк, – дип хәбәр итте ул. Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, педагоглар һәм укучылар арасында авыручылар саны күп түгел.
– Шулай да саклык чараларын үтәүгә алга таба да ныклы игътибар биреләчәк. Әлегә массакүләм чаралар уздырылмаячак. Сыйныф чараларын онлайн-форматта уздыруга өстенлек биреләчәк, – диде Вәсилә Гарәфетдиновна.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев чыгышыннан күренгәнчә, полиция хезмәткәрләренең санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерүгә тәгаенләнгән рейдлары дәвам итә.
– Без сәүдә объектлары буенча анализ ясадык. Ул күрсәткәнчә, бу яклап тәртип бозу очраклары “Магнит”, “Пятерочка” кебек сәүдә челтәрләрендә ешрак очрый, – дип хәбәр итте Айнур Зиннурович. Коронавируска каршы көрәш комиссиясенең алдагы утырышына әлеге сәүдә челтәрләре вәкилләрен дә чакыру турында килешенде.
Октябрь азагыннан кафе, җәмәгать туклануы предприятиеләренә төнге сәгать 11дән соң эшләү тыелды.
– Безнең районда мондый 7 объект бар. 31 октябрьдән башлап рейдлар уздырыла. Әлегә бер генә тапкыр да тәртип бозу очрагына юллыкан юк, – диде Айнур Зиннурович.
“Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин җәмәгать транспортында санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше хакында бәян итте.
– Халыкны йөртүче транспортта көнгә ике тапкыр санитар эшкәртү уздырыла. Транспортта пассажирларның маскада йөрү-йөрмәве тикшерелә, – дип хәбәр итте ул.
Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников чыгышыннан күренгәнчә, безнең районнан Алабуга “ковид” госпиталендә дәваланучылар саны кимүгә бара.
– Сентябрь аенда әлеге госпитальдә безнең районнан мөрәҗәгать итүчеләр саны 77 булды. Шуларның 36сы анда дәвалану узды. Октябрь аенда 54 пациентның 25е стационар шартларда дәваланды. Ноябрь аенда 4 кеше мөрәҗәгать итте. Әлегә госпиатльгә салу очраклары булмады, – диде ул. Эдуард Вильевич ОРЗ һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту белән бәйле рәвештә поликлиникадагы “фильтр”га мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәвен, табиблар арасында да авыручыларның күп булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев