Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Поликлиникада “фильтр” эшендә яңалыклар бар

Һәр пациент тикшереләчәк

Соңгы көннәрдә гриппка каршы  прививка куйдыру, поликлиникалардагы “фильтр” эшчәнлеге һәм сәламәтлекне саклауга кагылышлы башка сораулар белән редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды.

ВАКЦИНА ТИЗДӘН КАЙТАЧАК
Күп кенә райондашларыбызны гриппка каршы вакцинаның чираттагы партиясе кайчан кайтачагы борчый.
–    Вакцина 26 октябрьдән соң булыр дип көтәбез. Төгәл датасы билгеле булу белән төрле чыганаклар аша райондашларга хәбәр итәчәкбез. 22672 телефоны буенча поликлиника регистратурасына шалтыратып та белешергә була, – ди район үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча урынбасары Адилә Нәфыйкова.  
65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызга берьюлы ике прививка куйдырырга тәкъдим ителә. Берсе – гриппка, икенчесе пневмококк пневмониясенә каршы. Аларның икесе дә бушлай ясала. Өлкәннәр үзләренең участок табибына йә поликлиникадагы гериатрия кабинетына мөрәҗәгать итә алалар. 
–    Прививка куйдыру соңга кала дип борчылырга нигез юк. Аны куйдырып ике атна узуга иммунитет барлыкка килә. Шул рәвешле, кеше үзен берничә айга алдан әлеге йогышлы авырудан саклап куя, – ди Адилә Маратовна. 

“ФИЛЬТР”ГА – ЯЗЫЛУ АША
Яңа коронавирус инфекциясе, ОРЗ, ОРВИ билгеләре булган кешеләрнең башкалар белән бәйләнешен булдырмас өчен зурлар поликлиникасында оештырылган “фильтр” эшендә яңалыклар булуын хәбәр иткән идек инде. Әйтик, зурлар өчен “фильтр” 9-16 сәгатьләрдә эшли (12-13 сәгатьләрдә – төшке ял). Бирегә лаборатория ягыннан аерым ишектән керергә кирәк. Ул сәгать 9да гына ачыла. 
–    Чират санын киметү максатыннан биредә ике фельдшер кабул итә башлады. Алдан язылу кирәк. Тагын бер нечкәлек: “фильтр”га температурасы булган кешеләрнең генә мөрәҗәгать итүен сорыйбыз. Башкалар участок терапевтына языла алалар, – ди Адилә Нәфыйкова. “Фильтр”га язылу поликлиникада урнашкан инфомат йә дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарыла.         
Ә лаборатория (14нче кабинет) 7-9 сәгатьләрдә эшли. Кан тапшыру өчен табиб аша электрон рәвештә язылу мәҗбүри. Лабораториягә поликлиника аша үтә аласыз.  

БАЛАЛАР “ФИЛЬТР”Ы НИЧЕК ЭШЛИ
Бу атнадан балалар поликлиникасындагы “фильтр” яңача кабул итә башлады. Дөрес, аның графигы шул ук: иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр (12-13 сәгатьләрдә – төшке аш вакыты). 
–    Кабул итү чират нигезендә алып барыла. Без “фильтр” аша температуралы, авыру билгеләре нәтиҗәсендә балалар бакчасыннан, мәктәптән читләштерелгән балаларны кабул итәбез, –  ди район педиатры Ксения Мифтахова.  
Ә менә авыру балаларны кабул итү шартлары барлык санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килә хәзер. 
–    Беренчедән, игелекле эшмәкәр, “МирСтрой” җәмгыяте җитәкчесе Али Ибраһимов ярдәме белән яңа керү уңае ясалды. Табибка керү өчен көтү бүлмәсе дә барлык шартларга туры килә. Ата-аналарга уңайлы булсын өчен биредә инфомат урнаштырылган. Аның аша ата-аналар участок табибына, башка белгечләргә языла алалар. Кабул итү бүлмәсе дә барлык таләпләрне күз уңында тоткан хәлдә җиһазландырылган, – ди Ксения Сергеевна. 
Сорау туса, 22478 телефоны аша поликлиника регистратурасына шалтырата аласыз.  

НӘТИҖӘ УҢАЙ БУЛСА
Соңгы вакытларда райондашарыбыз арасында мөстәкыйль рәвештә коронавируска тест тапшыру йә компьютер томографиясе аша тикшертү очраклары арткан.
–    Әгәр шундый тикшерү узганнан соң яңа коронавирус инфекциясенә уңай нәтиҗә билгеле була икән, андыйларның өйдә калуларын сорыйбыз. Алар 22672 телефоны аша регистратурага шалтырата йә участок терапевты белән элемтәгә керә алалар. Авылларда яшәүчеләр үз ФАПларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Һәр пациент тикшереләчәк. Аннан соң аларга участок табибы йә участок шәфкать туташы тарафыннан динамик күзәтү алып барылачак, – ди Адилә Нәфыйкова.     

Балалар консультациясендә авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган   
Фото балалар консультациясеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев