Пандемия вакытында йөрәкне саклау өчен биш кагыйдә
Соңгы вакытта инфаркт яшәрә башлаган
Вирусның йөрәккә тәэсире мөмкин кадәр кимрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген Курск өлкәсе клиник хастаханәсе кардиологы Павел Трудов сөйләде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.
«Коронавирус вакытында аеруча да йөрәк авыруларының хроник формасы белән авыручы кешеләргә сак булырга кирәк. Ковид белән авырганнан соң еш кына тахикардия, миокардит, хәтта яшьләрдә дә депресия очраклары күзәтелә. Андый пациентлар даими психолог яки психотерапевтта тикшеренеп торырга тиеш», — ди кардиолог.
Йөрәк эшчәнлегенең тотрыклылыгы өчен дарулар табиб күрсәтмәләре буенча гына кабул ителергә тиеш. Аның эшчәнлеген яхшырту өчен иртән физкультура ясау ярдәм итә.
«Әгәр спортзал яки фитнес-үзәккә йөрү мөмкинлегегез юк икән, „Тормыш — хәрәкәт“ дигән гыйбарәне искә төшерегез. Спортзалга йөрүчеләргә кардиокүнегүләр ясарга була, аларны беркем дә тыймый», — ди Трудов.
Статистик мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта инфаркт яшәрә башлаган. Кызганычка каршы, табибларга яшь ир — атлар йөрәк авыруларының инде азган формасы белән бик еш мөрәҗәгать итә икән.
«Спорт белән шөгыльләнү һәм кардиологларның аерым киңәшләрен үтәүдән тыш, һәр кешегә биш кагыйдәне истә тотарга кирәк», — дип искә төшерә табиб. Ул да булса сәламәт яшәү рәвеше, хәрәкәт итү, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләрдән тулысынча баш тарту.
«Стресстан беркая да качып булмаганлыгын аңлыйм. Аны тормышыбыздан чыгарып ташлый алмыйбыз. Әмма бөтен нәрсәне дә йөрәгегезгә якын алырга кирәкми. Барысы да чама белән булырга тиеш», — дип киңәш итә Трудов.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев