Остеохондроздан котылып буламы?
Аны ничек дәваларга?
Остеохондроз нинди авыру ул? Аны ничек ачыкларга һәм дәваларга?
Авыру барлыгы турында түбәндәге симптомнар сөйли ала:
арка сызлавы;
еш баш авырту һәм баш әйләнү;
аяк-кулларның өшүе, оюы;
физик көч китермәсәң дә умыртка баганасы авырта башлый.
Шул ук вакытта, дәвалау индивидуаль рәвештә билгеләнә, табиб консультациясе белән генә.
Остеохондроздан котылу өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
утырганда, йөргәндәз аркагыз туры булсын;
каты матрацта, мендәрсез яки кечкенә мендәрдә йоклагыз;
һәр көнне арка һәм муен мускулларына күнегүләр ясагыз;
физиз көч кулланганда кискен хәрәкәтләрдән яисә авыр күтәрүдән качыгыз;
еш кына мускул тукымаларында спазмнар китереп чыгара торган стресстан, нерв киеренкелекләреннән, җәнҗаллардан качыгыз;
өшемәгез;
зарарлы гадәтләрдән арыныгыз;
дөрес тукланыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев