Онколог яшь ир-атлар арасында кискен арткан яман шеш төрен атады
Бу кеше папилломасы вирусы белән бәйле авыз-йоткылык яман шеше
Соңгы вакытта яшьләр арасында баш һәм муен яман шешләренең кайбер төрләре белән авыручылар саны арткан. Аның белән күбрәк ир-атлар авырый, дип белдергән РИА Новостига Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Н.Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү институтының баш һәм муен шешләре хирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы, табиб-онколог Михаил Кропотов.
Табиб соңгы елларда баш һәм муен тирәсендә яман шешләрнең артуын әйткән. «Бу кеше папилломасы вирусы белән бәйле авыз-йоткылык яман шеше», — ди Кропотов.
Ямаш шешнең әлеге төре белән күбрәк ир-атлар авыруын, хатын-кызларда сирәгрәк очравын әйткән табиб.
Яшьләрдә яман шеш шактый агрессив булуга карамастан, дәвалап булуын һәм пациентларның күбесе тулысынча савыгуын да искәрткән Кропотов.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев