"Олимп" спорт комплексында йөзү буенча ярышлар узды
Сигез кеше катнашты
Бүген «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасының өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча «Өченче буын» IV республика ярышларының беренче этабы узды.
Ярышларда сигез кеше катнашты. Алар барысы да сәламәт һәм актив яшәү рәвеше тарафдарлары. Бүген аларны бер максат берләштерде: беренче булу.
Ярышлар башында йөзүчеләр өчен җентекле инструктаж үткәрелде. Йөзү буенча инструктор Павлычев Сергей Юрьевич йөзү кагыйдәләре һәм бассейнда булганда һичшиксез үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары турында сөйләде.
- Сезнең актив һәм инициативалы булуыгыз бик шәп. Сез спорт белән шөгыльләнүегезне дәвам итәсез, ярышларда катнашасыз - бу мактаулы. Мин сезгә бүген зур уңышлар телим, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Ярышлардан соң бүләкләү булды, ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне 19,27 секунд нәтиҗә белән Мухачев Валерий Аркадьевич күрсәтте. Хатын-кызлар арасында Лавренова Галина Евгеньевна беренче булды. Аның нәтиҗәсе-19,02 секунд.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Әгерҗе районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова да катнашты, ул җиңүчеләрне котлап, Казанда узачак ярышларның киләсе этабында уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев