Наркологлар ни өчен кофены зыянлы дип саный?
Кофе йокы белән проблемалар китереп чыгара
Кофе хәл кертеп җибәрсә дә, ияләнү барлыкка китерергә мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында табибларга сылтама белән хәбәр ителә.
Кешеләр кофе эчүдән баш тартса, алар көчле матдәләр кабул итүдән тукталган кебек хис кичерә. Баш авырту барлыкка килергә, эшкә сәләт кимергә мөмкин, кеше ярсый башлый, аның кәефе бик тиз алмаша. Нәтиҗәдә, кеше кофедан башка әйбер турында уйлый да алмый.
Табиб сүзләренчә, кофега бәйле кешеләр ничә чокыр эчкәнен дә белми. Бу йокы белән проблемалар китереп чыгара, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозыла, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев