Күзләр кызару нинди куркыныч авыру турында кисәтергә мөмкин?
Бу турыда офтальмолог сөйләде
Кешенең күзләре кызарса, анда аденовируслы яки бактериаль инфекция, шулай ук коры күз синдромы булырга мөмкин. Бу турыда офтальмолог, медицина фәннәре докторы Дмитрий Майчук «Россия 1» телеканалы эфирында сөйләгән.
Табиб сүзләренчә, күзләр ялкынсыну сезонлы аллергиядән генә булмаска да мөмкин.
«Әгәр бар да бик гади булса да, кеше бу вакытта аллергиясе кузгалуын белсә дә, ул барыбер офтальмологка күренергә тиеш. Бактериаль, аденовирус кебек башка компонентлар булмавына инанырга кирәк», — ди ул.
Күзләр ялкынсыну һәм кызару күзгә сала торган тамчыларны дөрес кулланмаудан да, линза кию кагыйдәләрен үтәмәүдән дә булуы ихтимал, дип аңлата Майчук.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев