Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Көзен ОРВИ һәм ковид белән авыручылар саны арту котылгысыз

Яңа коронавирус инфекциясе ОРВИ составына керә

Көзен гадәттәгечә ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуы көтелә, коронавирус белән авыручылар санының күпмегә артуы прививка кампаниясенә бәйле.

«Кискен вируслы респираторлы инфекцияләрнең сезонлы артуы котылгысыз, ул булачак. Яңа коронавирус инфекциясе ОРВИ составына керә, шуңа күрә сезонлы күтәрелештән котылып булмаячак. Моңа коронавирусның күпме өлеше туры киләчәге бездән тора», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Көзен Covid-19 белән авыручылар саны артуны бары тик күп санда кешеләрне вакцинацияләү генә булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, гриппка каршы прививка ясау белән дә шундый ук хәл.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары сүзләренчә, хәзерге вакытта коронавирус вазгыяте тотрыклы: Татарстанда коронавирус белән авыручыларның кимүе дә, артуы да күзәтелми.  

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев