Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Ковид йоктырган ирне ике тапкыр үлемнән коткарганнар

Ир-ат вирусны 2020 елның декабрь аенда йоктырган

Беренчесендә - коронавирустан, икенчесендә вирустан соң барлыкка килгән өзлегүдән дәвалаганнар. 

Ир-ат вирусны 2020 елның декабрь аенда йоктырган. Үпкәләренең 64 процентына зыян килгән. Табиблар әйтүенчә, башка авырулары да булу сәбәпле, пациентның хәле бик авыр булган. Тән температурасы 39га кадәр күтәрелгән, мөстәкыйль рәвештә үзе сулый алмаган. Ясалма сулыш аппараты астында яткан.

Әмма табиблар ярдәме белән инде ике атнадан соң ир үзе сулый башлаган, терелә башлаган. 20 гыйнварда ул өенә кайтарылган һәм март башында кабат реанимациягә эләккән. Кече таз органнарында үлекле абсцесс барлыкка килү сәбәпле, аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.

Бу – коронавирустан дәваланганнан соң барлыкка килгән беренче очрак түгел икән. Шуңа күрә авыруга вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, ул үләргә мөмкин. 71 яшьлек ир-атның операциясе уңышлы узган. Хәзерге вакытта ул өендә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев